Новости культуры Менделеевского района

Осенний праздник- праздник души

Библиотеки СДК Праздники Концерты
Көзге бәйрәм – күңел бәйрәме

Илебез буенча октябрь аеның беренче ункөнлегендә өлкәннәргә ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. 3 октябрьдә Бәзәкә китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәргә “Көзге бәйрәм – күңел бәйрәме” дигән бәйрәм программасы тәкъдим итте.
Чарада катнашучыларны Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Кашафутдинов И.И., Бәзәкә авылы Ветераннар советы рәисе Мөхетдинова Р.Г. котлады. Шулай ук кичәдә өлкәннәргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре; оныкларыннан ярату сүзләре, авылдашларыннан хөрмәт, ихтирам сүзләре җиткерелде. Мәдәният йортының “Ялкын” балалар бию төркеме, Бәзәкә мәктәбе укучылары ялкынлы биюләрен бүләк иттеләр. Мәдәният йортын авылдашларыбыз Ф.Гараев, Г.Хузяхметова, Р.Дождикова, В.Гильмутдинова, В.Хузяхметова, Л.Сипова, “Чишмә” ансамбле чыгышлары җыр-моңга күмде. Китапханәче Ф.Башарова күңелгә үтәрлек шигырьләр укыды һәм кичәне алып барды. Чара чәй табыны янында дәвам итте.

По всей стране в первой декаде октября стало доброй традицией проявлять уважение и заботу о пожилых людях. 3 октября Бизякинская библиотека совместно с Домом культуры представили взрослым праздничную программу “осенний праздник – праздник души”.
Участников мероприятия поздравили глава Бизякинского сельского поселения Кашафутдинов И. И., Председатель Бизякинского сельского совета ветеранов Мухутдинова Р. Г. Также на вечере прозвучали слова благодарности пожилым людям за их труд, слова любви от внуков, слова уважения от односельчан. Детская танцевальная группа “Ялкын” Дома культуры, учащиеся Бизякинской школы подарили пламенные танцы. Дом культуры засыпали песнями наши односельчане Ф. Гараев, г. хузяхметова, р. Дождикова, В. Гильмутдинова, В. хузяхметова, л. Сипова, ансамбль “Чишма”. Библиотекарь Ф. Башарова читала стихи и вела вечер. Мероприятие продолжилось чаепитием.
2023-10-10 19:58