Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Әдәби карусель

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, 3 нче февраль көнне Песәй мәдәният йортында укучылар белән "Әдәби карусель" үткәрелде. Сәнгать җитәкчесе Фирдәвес Рәхмәтуллина балаларга татар теленең иң матур, иң камил, иң аһәңле тел икәнлеге турында сөйләде. Балалар исә, үз чиратларында, яраткан шигырьләрен укыдылар,Тукай телен ни өчен яратулары турында фикер алыштылар. Алар өчен иң кызыклысы: "Синквейн" алымнарын кулланып, шигырь язып карау булды. Әлеге очрашу туган якка, табигатькә, кешеләргә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.