To main content
Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

900 дней героизма

Библиотеки История Акции
900 геройларча көн

Ленинград блокадасы - Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале битләрнең берсе, дөньяда күрелмәгән батырлык символы. 1941 елның 8 сентябреннән шәһәр дошман гаскәрләре тарафыннан тулысынча чолгап алына, анда яшәүчеләрне азык-төлек, ягулык һәм башка кирәкле ресурслардан мәхрүм итә. 900 көнгә сузылган блокада нәтиҗәсендә миллионнан артык кеше ачлыктан, авырулардан һәм бомбага тотудан һәлак була. Әмма, сугышчыларның батырлык үрнәге күрсәтүе һәм шәһәр халкының теләктәшлеге аркасында Ленинград бирешми.1944 елның 27 гыйнварында ниһаять блокада өзелә.
Татар китапханәсендә Россиянең хәрби даны көненә, Ленинград блокадасын тулысынча өзүнең 80 еллыгына багышланган тарихи сәгать уздырылды.
Китапханәче 3нче химик-технологик лицееның 5 “Б” сыйныфы укучыларына блокаданың сәбәпләре, вакыйгалар хронологиясе, шәһәр халкының тормышы, ачлык һәм гуманитар ярдәм турында сөйләде. Балалар үзләре белгән мәгълүмат белән бүлештеләр, тема буенча әдәбият белән танышып,«Блокада турында укыйбыз» акциясе кысаларында, С.Алексеевның “Подвиг Ленинграда” китабыннан өзекләр укыдылар.

В Татарской библиотеке состоялся исторический час, посвященный Дню воинской славы России, 80-летию полного снятия блокады Ленинграда.
Библиотекарь рассказала учащимся 5 “Б” класса химико-технологического лицея № 3 о причинах блокады, хронологии событий, жизни горожан, героическую оборону, голоде и гуманитарной помощи. Дети делились своими знаниями о блокаде, знакомились с литературой по теме. В рамках акции «Читаем о блокаде» прочитали отрывки из книги С.Алексеева “Подвиг Ленинграда”.