Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Блокада Ленинграда

История Библиотеки Выставки
Ленинград камалышы

Буыннар хәтерендә мәңгегә истә калган даталар бар. Мондый истәлекле дата булып 27 январь – совет гаскәрләре тарафыннан Ленинград камалышын тулысынча өзү көне тора.
2024 елда Ленинград камалышын өзүгә 80 ел тула һәм шул уңайдан Бәзәкә китапханәсе мәктәп белән берлектә урта сыйныф укучылары өчен батырлык сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар моннан 80 ел элек булган вакыйгалар - блокадалы шәһәр тормышы, аның кырыс шартлары, тәүлеклек икмәк нормасы, шул чор кешеләре язмышлары, “Январский гром” операциясе белән шаһитларның, хәрбиләрнең һәм гади гражданнарның язмалары аша таныштылар. Камалыш елларында шәһәр халкына рухый терәк булган, радиода диктор булып эшләүче шагыйрә О.Берггольц шигырьләрен үзе башкаруында тыңладылар. Чара соңында “Үлемне җиңгән шәһәр” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштылар һәм фикер алыштылар.

Есть даты, которые навсегда останутся в памяти поколений. Такой памятной датой является 27 января – День полного снятия советскими войсками блокады Ленинграда.
В 2024 году исполняется 80 лет со дня снятия блокады Ленинграда, и в связи с этим Бизяковская библиотека совместно со школой провела для учащихся средних классов час мужества. В ходе мероприятия учащиеся познакомились с событиями 80 - летней давности-жизнью блокадного города, его суровыми условиями, суточной нормой хлеба, судьбами людей того времени, операцией “Январский гром” через записи очевидцев, военных и простых граждан. Поэтесса, оказавшаяся духовной опорой горожан в годы блокады и работавшая диктором на радио, слушала стихи О. берггольца в собственном исполнении. В завершение мероприятия состоялось знакомство и обсуждение литературы на книжной полке ”город, победивший смерть".