Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Быелгы "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында республикабызның  7 районыннан җыелган Псәй мәдәният хезмәткәрләре "Дуслык күпере" дигән концерт программасы белән Алексеевский районы Коры Көрнәле авылында чыгыш ясадык. Авыл халкы бу тамашадан бик канәгать калды, һәр чыгышны озакка сузылган алкышлар белән бәяләде. Шулай булмыйча мөмкинме соң?! Театральләштерелгән программада күңелле миниатюралар, төрле халык биюләре, дәртле җырлар урын алган иде. Алга таба да мондый концертлар дәвамлы булыр дигән теләктә таралыштык.