Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Фольклорный вечер “На праздниках есть красота”

Библиотеки Встречи
Татар китапханәсе һәм 7 нче “Алтын балык” балалар бакчасы берлектә “Бәйрәмнәрдә ямьнәр бар” дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уздырылды.
Сабыйлар төрле халыкларның милли киемнәрендә, татар, рус, удмурт телләрендә сәламләделәр. Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларга Татарстанда төрле милләтләрнең дус-тату яшәүләре, милли бәйрәмнәрнең күңелле үтүе, халыкларны берләштерүе турында сөйләде. Гомумхалык бәйрәмнәренә әверелгән Сабантуй, Каравон, Питрау, Семык, Гырон быдтон турында мәгълүмат бирде, милли кием үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар, татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән, “Син бит минем чын дустым” җырлы-биюле уенын һәм “Түбәтәй” татар халык уены уйнадылар. Сабыйлар дуслык турында рус һәм удмурт телендә мәкальләр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Ахырда китапханәче кечкенәләр өчен китап-журналлар белән таныштырды.