Милли мирас - мәңгелек
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр белән “Милли мирас - мәңгелек” дигән тематик сәгать уздырылды. Китапханәче татарларның бай тарихи мирасы, киенү рәвеше, дине, басма әдәбияты турында мәгълүмат бирде. Фәймә апа Вахриева ислам дине нигезләре, Корьән китабы иңдерелү турында сөйләде, мөселманча киенү, намазга басу, догалар өйрәнү турында да мәгълүмат бирде. Кичәдә шигырьләр һәм мөнәҗәтләр дә әйтелде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табып, күңелдәге хисләре белән бүлешеп, вакытларын бик файдалы үткәрделәр.