Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Балачак – иң күңелле чак

СДК Встречи Библиотеки
Бәзәкә китапханәсе Россия халыклары мәдәни мирасы елы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән “Балачак – иң күңелле чак” дигән уен программасы үткәрде. Әлеге чара татар фольклорының иң гүзәл җәүһәрләрен туплап “Энҗе чәчтем- энҗе җыям” гомуми исеме белән бастырылган китапларга нигезләнеп үткәрелде.
Балалар иң элек “Балалар фольклоры”, “Күңел ачкычлары”, “Татар халык уеннары” китапларында урын алган такмаклар, үртәвечләр. эндәшләр, мәзәкләр, уеннар белән таныштылар, үзләре белгәннәрен сөйләп күрсәттеләр. Аннары, әлбәттә, хәрәкәтле уеннар оештырылды. “Штандр”, “Туп йөртеш”, “Түгәрәктәге туп” һәм башка уеннарны балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Мондый бердәм уеннар балаларда дуслык, гаделлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияли, физик үсешенә булыша, югары киеренкелек сорый торган дәресләрдән соң арыганлыкны бетерә. Уртак шатлык, күмәк ярышу нәтиҗәсендә күңелләре күтәрелгән укучылар канәгать булып таралыштылар.