To main content
Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Птицы-крылатые друзья

Библиотеки Игры Кино и мультфильмы
Кошлар – канатлы дуслар

Татар китапханәсендә 7 нче “Алтын балык” бакчасының өлкән төркеменә йөрүче балалары белән (тәрбиячеләре Кашафутдинова Ә.Ф.), Халыкара кошлар көненә багышланган викторина уздырылды. Китапханәче катнашучылар белән яз турында әңгәмә уздырды,кошлар дөньясы, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт, табигатькә мәхәббәт турында сөйләде. Сабыйлар табышмаклар һәм рәсемнәр буенча кошларны таныдылар, тавышларын тыңладылар, кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. А.Алиш әкияте буенча эшләнгән “Мактанчык чыпчык” мультфильмын карагач, тема буенча китаплар белән таныштылар.

В Татарской библиотеке была проведена познавательная викторина, посвященная Международному дню птиц, с детьми старшей группы детского сада № 7 «Золотая рыбка» (воспитатель Кашафутдинова А.Ф.).
Библиотекарь провела с участниками беседу о весне, рассказала о мире птиц, бережном отношении к пернатым, любви к природе. Малыши узнавали птиц по загадкам и рисункам, слушали их голоса, узнавали интересные факты из жизни птиц. Посмотрели мультфильм «Воробей-хвастун» по сказке А. Алиша и ознакомились с книгами по теме.