Новости культуры Менделеевского района

Гаилә җылысы

СДК Встречи
15 нче май- гаилә көне. Песәй мәдәният йортында «Гаилә җылысы» дип исемләнгән бик матур кичә уздырылды. Бу чара җырга-моңга гашыйк Галиәхмәт абый белән Рәйсә апалар гаиләсенә багышланды. Гаилә башлыгы үзенең гармунын сузып җибәрсә, тормыш иптәше матур итеп җыр суза. Кызлары Эльвира белән Гөлнара да җырларга яраталар. Оныклары әле балалар бакчасына гына йөрсәләр дә, сәхнәдә матур итеп шигырьләр сөйлиләр. Буыннан-буынга күчеп, өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебен саклаулаучы гаиләләр булуы куанычлы. Быелгы мәдәни мирас елында, мондый гаиләләр белән эшләү дәвамлы булыр.
2022-05-28 15:00