Завершился месяц Рамадан. Это был месяц искреннего, преданного поклонения Богу и надежды на совершение деяний. 21 апреля в мечети села Тойма прошел один из самых больших исламских праздников – Ураза-байрам, который отмечается по окончании месяца Рамазан. Имам нашей деревни Айрат в доступной форме рассказал о благах Рамазана, ознакомил с гаитянскими проповедями. Затем совершили заупокойную молитву. Поминали умерших, молились, загадывали желания. Мы сели за стол, приготовленный стараниями имама нашего села Айрата и наших женщин. Столы "отжимаются"от приготовленной пищи, от принесенных гостинцев. О Аллах! сделай наши тела и души здоровыми, веру крепкой, пропитание дозволенным и щедрым. Пусть и впредь мы будем проводить в родном селе такие добрые праздники, жить в мире и согласии.
Рамазан ае тәмамланды. Ул — Аллаһы Тәгаләгә ихлас, тугъры гыйбадәт һәм гамәлләр кылуга өметләнгән, изге ниятләр белән көткән ай иде. 21нче апрельдә Тойма авылы мәчетендә исламның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Рамазан ае тәмамлангач, билгеләп үтелә торган Ураза бәйрәме уздырылды. Авылыбыз имамы Айрат аңлаешлы, үтемле итеп рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде, гает вәгазьләре белән таныштырды. Аннан гает намазын укыдык. Вафат булганнарны искә алып, догалар кылдык, теләкләр теләдек. Авылыбыз имамы Айрат һәм хатын -кызларыбызның тырышлыгы белән әзерләнгән табын артына утырыштык. Өстәлләр пешергән ризыктан, алып килгән күчтәнәчләрдән "сыгылып тора". Бер Аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны сәламәт, иманыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл. Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәр уткәрергә, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын.