Новости культуры Менделеевского района
Спасибо тебе, Бондюга
Библиотеки
Встречи
История
Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы
Бәзәкә китапханәсендә 2017 нче елдан башлап өлкәннәр өчен «Хәят» аралашу түгәрәге эшләп килә, монда аена 2 тапкыр төрле темага чаралар, очрашулар үткәрелә. Ямьле язда хәятлеләр Бәзәкәдә Менделеевск Татар китапханәсенең «Ядкарь» әдәби-иҗади клубын кабул иткән булсалар, серле көздә хәятлеләрне ядкарьчеләр кунакка дәштеләр.
«Ядкарь» әдәби-иҗади клубы җитәкчесе китапханәче Гөлназ Хафизова очрашуга зур программа әзерләгән иде: катнашучылар «Геройлар аллеясы»нда , Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларына һәм интернационалист сугышчыларга багышланган мемориалда булдылар, шәһит киткәннәр рухына дога кылып чәчәкләр салдылар. Гөлназ Рафкиловна истәлекле урыннарның тарихы турында сөйләп, таныштырып барды. Кунакларны шәһәрдә узган көз генә ачылган «Атмосфера» күргәзмәләр үзәгендә Разия Биктимерова үзе каршы алды һәм кул эшләре, картиналар күргәзмәсе белән таныштырды.
Очрашу Татар китапханәсендә «Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы» дигән тема астында дәвам итте. Ядкарьчеләр Гөлниса Евдокимова, Фәридә Гәрәева, Венера Миназова, җирле шагыйрә Диләрә Хуҗина үзләренең шигъри җыентыклары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, иҗатка этәргеч биргән серләре белән уртаклаштылар, илһам биргән, үрнәк алган күренекле затларны искә алдылар. Ядкарьчеләрнең иҗаты дәрәҗәле әдәби-нәфис, иҗтимагый «Мәйдан» журналында урын алган булуы да аларның осталыкларын күрсәтә.
Бәзәкәлеләр арасыннан 5 китап авторы Рәмзия Мөхетдинова чыгыш ясады, хезмәтләре белән таныштырды. Әле иҗат юлына беренче адымнарын гына ясаган Фәймә Галимова, Рәмзия Туктаманова шигырьләрен укыдылар.
Гамьле әңгәмә китапханәнең уку залында әзерләнгән түгәрәк мул өстәл артында күңелле аралашу, җыр-моң белән дәвам итте.
Хәятлеләр әлеге очрашудан киң мәгълүмат , җаннарына рухый азык алып рәхмәтле булып кайттылар.
Управление культуры Менделеевского района
2024-09-21 22:02