Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Урман-безнең байлыгыбыз

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Көзге табигатьне мактап күпме шигырьләр иҗат ителгән, бихисап картиналар ясалган. Балалар да табигатькә экскурсия ясарга яраталар. Алар белән рәхәтләнеп әңгәмә корырга да була. Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Урман-безнең байлыгыбыз" дигән тема астында сөйләшүләр үткәрде. Кеше һәрчак табигать белән гармониядә булырга тиеш. Аның байлыкларын саклау изге бурыч булып саналуын онытмасак иде.