9 сентябрь көнне С.Гассар исемендәге мәдәният Сараенда әниләр көненә багышлап, ятим балаларны тәпбиягә алган гаиләләр белән очрашу узды. Сәламләу сүзләре белән Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Нагимович Сафаргалин чыгыш ясады. Һәм сүзне тәрбиягә алган ата-аналар комитеты рәисе Гульнара Фаритовна Тагировага бирде. Ул комитетның планнары белән таныштырды, уздырылган чараларга йомгак ясады. Концерт программасында Василий Афанасьев, Карина Тагирова, Роза Дождикова, Алмаз Тагиров, Софья Санькова катнаштылар. “РитмМикс” фитнес клубы җитәкчесе Гульнара Данилова, очрашу кунакларына бию мастер-классы үткәрде.