Новости культуры Менделеевского района

Праздник Троица

20 нче июль көнне Сәйтәк авылы клубы авыл халкы өчен Тройсын бәйрәме уздырды. Милли киемнәрдән гармуннар уйнатып, авыл урамнарын әйләнделәр. Бәйрәмнең төп символы ул - каен агачы. Икенче төрле бу бәйрәм Җапрак бәйрәме дип тә атала. Күп кенә йортларны бәйрәм көне уңаеннан хуҗалары агач ботаклары һәм кыр чәчәкләре белән бизәп куйганнар. Авыл халкы теләкләрен уйлап каен ботагына тасмалар бәйләделәр. Соңыннан каен ботаклары инешкә агызылды. Көне буе авылда керәшен җырүлары яңгырады Һәр капка төбендә кунакчыл халык бәйрәмчеләрне каршы алып бергәләп җырлап-биеп бәйрәм иттеләр.
2021-06-24 10:00