To main content
Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Чествование творческих людей

Праздники Библиотеки Встречи
Өлкәннәре хөрмәтләү

10 октябрьдә Чаллыда бик күркәм бәйрәм үткәрелде. Аны Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы өлкән язучылар, сәнгать әһелләре һәм җәмәгатьчелек өчен Өлкәннәр көне уңаеннан оештырды. Бәйрәмдә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, шәһәр җитәкчелеге, язучылар оешмасының күренекле вәкилләре, төрле районнарда яшәүче каләм әһелләре, әдәби берләшмә җитәкчеләре, зыялылар, матбугат үзәге журналистлары катнашты.
Кичәдә Менделеевск шәһәреннән «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы җитәкчесе Гөлназ Хафизова катнашты. Кичә күңелгә якынаралашу, шигырь-җыр белән үрелеп барды. Олпат язучылар, күренекле шәхесләр янәшәсендә булып, күңелебезгә күпме рухи байлык җыйдык. Әдәби берләшмә җитәкчеләре белән фикерләшеп, тәҗрибә уртаклашып кайттык. Татарстан язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г. Тукай премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Факил Миннемөхәммәт улы Сафинга кичәгә чакыруы, безнең кечкенә уңышларыбызны да күреп үсендерүе, эшләребезне хуплавы өчен зур рәхмәт белдердек.

10 октября в Набережных Челнах состоялся замечательный праздник. Его организовали Набережночелнинское отделение Союза писателей Татарстана и местная организация Всемирного конгресса татар в честь Дня пожилых писателей, деятелей искусства и общественности. На празднике приняли участие председатель Союза писателей Татарстана, депутат Государственного Совета РТ Ркаил Зайдулла, руководитель Исполкома Всемирного конгресса татар, депутат Государственного Совета Татарстана Данис Шакиров, руководство города, писатели города и районов, руководители литературных объединений, творческая интеллигенция, журналисты пресс-центра. Из Менделеевска приняла участие ведущий библиотекарь татарской библиотеки Г.Хафизова, как руководитель литературно-творческого клуба «Ядкарь».
Вечер сопровождался душевным общением, стихами и песнями. Сколько душевного богатства собрали, находясь рядом с уважаемыми писателями, выдающимися личностями. Пообщавшись с руководителями литературных объединений, состоялся обмен опытом. В конце выразили огромную благодарность руководителю Набережночелнинского отделения Союза писателей Татарстана, лауреату премии Г. Тукая, руководителю Набережночелнинской местной организации Всемирного конгресса татар, Почетному гражданину г. Набережные Челны Факил Миннемухаметовичу Сафину за организацию такого замечательного праздника.