Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Самый красивый язык в мире, это - мой родной язык

Библиотеки Встречи Выставки
Дөньяда иң матур тел,ул - минем туган телем

21 февраль, Халыкара туган тел көнендә, Татар китапханәсенә 3 нче мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучылары килде.(Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһаншина Л. Н.)
Китапханәче укучыларга бәйрәмнең асылын аңлатты, юкка чыккан телләр турында сөйләде, “Дөнья телләре атласы” һәм “Россия телләренең Кызыл китабы” турында мәгълүмат бирде. Балалар “Сүзсез аңла!” уены аша сүзнең безнең тормышта нинди мөһим роль уйнаганын күрделәр. Китапханәче балаларны “Халык әйтсә – хак әйтә” китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм халык авыз иҗаты әсәрләре турында әңгәмә үткәрде. “Безнең чыганаклар. Фольклорны укыйбыз” V халыкара акциясенә кушылып, укучылар “Татар мифлары – балаларга” китабыннан “Айсылу һәм Шүрәле” мифын укыдылар. Укучылар кызыклы табышмаклар чиштеләр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

21 февраля, в Международный День родного языка, Татарскую библиотеку посетили ученики 4Б класса СОШ №3 (учитель татарского языка и литературы Зиганшина Л.Н.).
Библиотекарь разъяснила читателям суть праздника, рассказала об исчезающих языках, предоставила информацию об “Атласе языков мира” и “Красной книге языков России”. Дети через игру “Пойми без слов!” увидели, какую важную роль в нашей жизни играет речь. Библиотекарь познакомила детей с книжной выставкой “Устами народа глаголет истина” и провела беседу о произведениях устного народного творчества. Присоединившись к V Международной Акции “Наши истоки. Читаем фольклор”, учащиеся прочитали миф “Айсылу и Шурале” из книги “Татарская мифология для детей”. Дети решали интересные загадки, шарады, рассказали стихи на татарском языке. Мероприятие завершился с песней “Туган тел”.