Татар китапханәсендә 3 мәктәпнең 5 “Г” сыйныфы укучылары белән (татар теле укытучысы Зиганшина Л.Н.) фольклор сәгате уздырылды.
Китапханәче Гөлназ Хафизова балаларны күргәзмәләр, слайдлы презентация аша, татарларның милли йолалары һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Укучылар кеше тормышы һәм көнкүреше белән бәйле йолалар: исем кушу, бәби туе, никах, аулак өй, каз өмәләре турында кызыксынып тыңладылар. Ел фасылларына бәйле бәйрәмнәр:Сабантуй, Сөмбелә, карга боткасы кебек йолаларда үзләре дә бик теләп катнашуларын белдереп, әңгәмәгә кушылдылар. “Исем кушу” йоласын видеоязмада карагач, үзләре дә татар халык уены “Түбәтәй” уенын уйнадылар.
Национальные обычаи и праздники татар
В Татарской библиотеке с учащимися 5 “Г” класса школы №3 (учитель татарского языка Зиганшина Л. Н.) был проведен фольклорный час “Национальные обычаи и праздники татар”.
Библиотекарь Гульназ Хафизова через выставки и презентации, познакомила детей с национальными обычаями и праздниками татар. Учащиеся с интересом слушали об обрядах, связанных с жизнью и бытом человека: “Исем кушу”, “Бэби туе”, “Никах” и др. Дети с удовольствием рассказывали о своем участии в праздниках, связанных с временами года: Сабантуе, осеннем празднике Сюмбеля, обряде “Воронья каша”. В завершении учащиеся посмотрели видеозапись об обрядах и сыграли в татарскую народную игру “Тюбетейка”.