Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Игра "Веселые старты"

Игры СДК Спорт
Физкультурачылар көне - профессиональ спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Әлеге көн уңаеннан, Песәй мәдәният йорты мәйданчыгында китапханә белән берлектә "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли. Ә бу - хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Беренче чиратта сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату, саулыкны ныгыту. Кичәгә җыелган балалар өчен бик күңелле уен-конкурслар әзерләнде. Иң мөһиме: алар рәхәтләнеп уйнадылар, бик актив булдылар. Ахырда спорт яратучыларга призлар өләшенде, тәмле соклар, конфетлар да аларның кәефен тагын да күтәрде.

День физкультурника - праздник не только профессиональных спортсменов, но и тех, кто любит бегать, кататься на лыжах, играть в хоккей, футбол, волейбол, болеет за любимые команды, искренне радуется их успехам. В честь этого дня на площадке Псеевского Дома культуры совместно с библиотекой была проведена игра "Веселые старты". Занятия спортом создают силу воли, воспитывают терпение и выносливость. А это-самое необходимое в современном мире. В первую очередь здоровье, популяризация здорового образа жизни, укрепление здоровья. Для детей, собравшихся на вечер, были подготовлены веселые игры-конкурсы. Главное: они играли с удовольствием, были очень активны. В заключение любителям спорта были вручены призы, вкусные соки и конфеты.