Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз

"Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән гыйбарәне бервакытта да онытырга ярамый. Дуслар булгач, аларны кайгыртырга, ярдәм итәргә кирәк. Шул максаттан, Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә, кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. Кыш көне аларга ризык табу бик кыен, шуңа күрә кешеләр ярдәменә мохтаҗ булуын нәни дусларыбыз да аңлап үссеннәр. Җимлекләргә җим салып, аларны урнаштыру балаларга бик ошады. Алар файдалы эш белән шөгыльләнә алуларына чиксез шат булуларын яшермәделәр. Ә без исә, яхшы гамәлләр аркылы, балаларга шәфкатьлелек, ярдәмчел булу кебек күркәм гадәтләр бирә алуыбызга сөендек.