To main content
Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Түгәрәк уен

11 нче гыйнвар көнне Песәй мәдәният йортында татар авылларының «Түгәрәк уен» дигән милли бәйрәме булып узды. Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Райхана Фархетдинова ачып җибәрде. Ул кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, татар мәдәнияте үсешенә зур әлеш кертүче коллективларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.