Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Сабантуй в селе Псеево

Праздники Встречи СДК Концерты
Песәй авылында Сабантуй бәйрәме бик күңелле булып узып китте. Бәйрәмгә хәер-фатиханы авылыбызның хәзрәте Назипов Мансур абый бирде, Менделеев муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Фарукшин һәм Песәй авылы җирлеге башлыгы Вильдан Мухаметгалиеев кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Сабантуйда халык бик актив булды, уеннарда өлкәннәрнең дә катнашуы, бигрәк тә, сөендерә. Мәш килеп хатын-кызлар аркан тарттылар, ир-атлар көянтәле су ташу ярышында катнашып шаккаттырдылар, бассейда балык тоту, сулы табакта бию, гер күтәрү, кыек баганага менү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу, күз бәйләп әйбер кисү, "ат чабышы" һ.б. дистәләгән уеннардан мәйдан гөрләп торды. Балалар һәм олылар көрәше белән бәйрәмгә нокта куелды. Яраткан артистларыбыз Гөлназ Сираева, Алимә Сафина, алып баручы Илгиз Исламгәрәев белән беррәттән авыл үзешчәннәре дә матур чыгышлары белән сөендерделәр.

Праздник Сабантуй в селе кошаево прошел очень весело. Благословение на праздник дал хазрат Назипов Мансур абый, с праздником поздравили начальник управления сельского хозяйства Менделеевского муниципального района Ильнур Фарукшин и глава Псеевского сельского поселения Вильдан Мухаметгалеев.
На Сабантуе жители были очень активны, особенно радует, что в играх принимают участие и взрослые. Женщины перетягивали канаты, мужчины соревновались в перетягивании каната, рыбалка в бассейне, танцы на водном столе, поднятие гирь, лазание на кривых столбах, разбивание горшков, драка с мешками, рубка с завязанными глазами, "скачки" и др. Борьба детей и взрослых положила конец празднику. Наряду с любимыми артистами Гульназ Сираевой, Алимой Сафиной, ведущим Ильгизом Исламгараевым, красочными выступлениями порадовали и сельские самодеятельные артисты.