Китапханәче Гөлназ Хафизова тарихи сәхифәләр, риваятьләр, күргәзмә белән таныштырды. Гөлниса Евдокимова, Гөлсем Фардееваматур шигырьләрен укып, истәлекләр белән бүлештеләр. Фәимә Вахриева яулык бәйләү серләренә төшендерде, дини гыйлем белән уртаклашты. “Ядкарь”леләр җылы аралашып, мөнәҗәтләр тыңлап, күңелләре баеп кайтып киттеләр.