Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Нам есть что сказать миру

Библиотеки Встречи
Дөньяга әйтер сүзебез бар

Татар китапханәсендә 2017 елдан “Ядкарь” әдәби-иҗат клубы нәтиҗәле эшләп килә. Ул татар әдәбиятын һәм сәнгатен яратучы, туган телдә аралашуга мохтаҗ укучыларны берләштерә.
Әдәбият- сәнгать, татар дөньясы вакыйгалары, күңел халәте, гаилә, балалар һәм оныклар темасы - болар барысы да аларның иҗатында чагыла. Бөтен кеше дә шигырь язмаса да, шигъри күңелле һәм татар әдәбиятына битараф булмаган кешеләр йөри “Ядкарь”клубына. Клубның чираттагы очрашуында 6 ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Киләчәккә планнар төзеп, булачак утырышларның темалары билгеләнде. Китапханәче Гөлназ Хафизова “Ядкарь”леләр иҗаты буенча ясалган күргәзмә белән таныштырды, уңышларны барлады. Гөлниса Газнан кызына«Песенный край – Татарстан//Моңлы ягым – Татарстан» V региональ бәйгесендә III урын яулавы белән котлап, диплом тапшырды. Гөлсем Фәрдиева, Гөлниса Евдокимова үз шигырьләрен укыдылар,Фәридә Гәрәева шулай ук үз җырын башкарды. Катнашучылар, чәй өстәле янында гәпләшеп, баянга кушылып яшьлегебез җырларын җырлап утырдылар.

В Татарской библиотеке плодотворно работает литературно-творческий клуб “Ядкарь”, созданный в 2017 году. Он объединяет читателей, которые любят татарскую литературу и искусство, нуждаются в общении на родном языке, ищут единомышленников, чтобы поделиться своими чувствами.
Литература, искусство, события татарского мира, состояние души, тема семьи, детей и внуков - все это отражается в их творчестве. Несмотря на то, что не все пишут стихи, люди с поэтической душой и неравнодушные к татарской литературе посещают клуб “Ядкарь”. На очередной встрече клуба были подведены итоги проделанной за 6 лет работы. Были составлены планы на будущее и определены темы предстоящих заседаний. Библиотекарь Гульназ Хафизова ознакомила с выставкой, посвященной творчеству членов клуба, отметила успехи. Поздравив Гульнису Газнановну с завоеванием III места в V региональном конкурсе «Песенный край – Татарстан. Моңлы ягым – Татарстан», она вручила диплом. Свои стихи читали Гульсум Фардиева, Гульниса Евдокимова. Фарида Гареева также исполнила свою песню. Участники беседовали за чайным столом, пели песни юности под аккомпанемент баяна.