Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Керәшеннәрнең көнкуреше һәм мәдәнияте

Встречи СДК
Мәдәни мирас елы кысаларында 19 апрель көнне Иске Гришкин мәдәният йортындагы керәшен музеенда "Керәшеннәрнең көнкуреше һәм мәдәнияте "дип исемләнгән чара үткәрелде.
Музейда элеккеге көнкуреш кирәк яраклары һәркемне үзенә җәлеп итеп кызыксындырып тора.Кемнәрнендер балчагын кемнәрнендер яшьлеген хәтерләтсәләр, ә кайберәуләр өчен бер дә курелмәгән яңалык.
Балалар өйдә һәм йорт тирәсендә кулланыла торган торле көнкуреш кирәк яраклары белән таныштылар: Талдан урелгән балык тоту җайланмасы агач тегермән ярма яргыч агач көймә бишек һәм башкалар.Болар барысы да кулдан эшләнгәнен белгәч кабат кабат тотып карап төрле сораулар бирделәр.
Сорауларга җаваплар бик еракта калган элеккеге елларга барып тоташа.
Хәзерге көнгә кадәр сакланып килуләренә гаҗәпләнеп тә куялар. Хәзерге белән чагыштырып караучылар да булды.

Җылы йон оекбашлар бәйләу кубесенә таныш ләкин җеп эрләунен ничек катлаулы икэнен үзләре тырышып карагач кына тошенделәр.
Музейдагы кул эшләре кургәзмәсе янарып тулыланып тора. Килеп күрүчеләр узләренен эшләрен алып килеп торалар.Бу күргәзмәләр балаларда кул эшенэ карата кызыксыну уята.
Элек электән өй курке-мич булган.Музейнын бер почмагына мич ясарга әзерләнәбез.Уткәнне онытмыйк -киләчәккә омтылыйк.