Город, названный в честь выдающегося химика Д. И. Менделеева, имеет многовековую историю. Библиотекарь Гульназ Хафизова познакомила с историческими страницами, представила участникам викторину, сделала обзор книг, представленных на выставке. Среди гостей были и те, кто вырос и остался верен своему родному краю, и те, кто когда-то по какой-то причине переселился в эти края и связал свою судьбу с этой землей. Каждый поделился своими воспоминаниями. Диляра Хузина, Фания Фаррахова прочитали стихи, посвященные родному краю, городу. С каждым днем наш город становится все красивее и красивее. Гости простились, пожелав, чтобы наш город процветал: был самым красивым, самым чистым, самым уютным и мирным.
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади берләшмәсенә йөрүчеләр белән Менделеевск шәһәренең 55 еллык юбилеена багышланган тематик кичә уздырылды.
Атаклы химик Д.И.Менделеев истәлегенә аталган шәһәрнең күп гасырлар элек башланган тарихы бар. Китапханәче Гөлназ Хафизова тарихи сәхифәләр белән таныштырып үтте, катнашучыларга викторина тәкъдим итте, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Кунаклар арасында шушында туып-үсеп, читкә китмичә туган якларына тугры калган кешеләр дә, кайчандыр, ни сәбәпледер бу якларга күчеп килгән, язмышын шушы туфрак белән бәйләгәннәр дә бар иде. Һәркем үз истәлекләре белән бүлеште. Диләрә Хуҗина, Фәния Фаррахова туган якка, шәһәребезгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Шәһәребез көннән-көн үсә, матурая бара. “Ядкарь”леләр алдагы көннәрдә дә җир-күкләребезнең тыныч, тормышыбызның бәрәкәтле булуын шәһәребезнең иң матур, иң чиста, иң уңай булуын теләп, саубуллаштылар.