Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Тел дигән җәүһәр бар...

21 нче февраль - Халыкара телләр көне. Без- татарлар, үзебезнең телебез белән горурланабыз. Шулай булмыйча мөмкин түгел, чөнки бишек җырлары аша күңелебезгә күчкән, Тукай шигырьләрен тыңлап ачылган телебез- татар халкының кыйммәтле мирасы ул. Песәй мәдәният йортында уздырылган "Тел дигән җәүһәр бар..."дигән кичәдә туган телебез турында матур шигырьләр яңгырады, йола уеннарын искә төшереп, рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәм «Туган тел» җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.