To main content
Менделеевск культурный
Менделеевск культурный
Афиша
Новости
Управление культуры
Структура организации
ДК им Гассара
МБУК ЦКС
МБУК ЦБС
Кинотеатр Юность
Детская Школа Искусств
МАУ КВЦ Атмосфера
Гимн
Новости культуры Менделеевского района
Идел-йорт2020
21 декабрь көнне Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНДА ТАССРның 100 еллыгы һәм Боек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында үткәрелгән Ш.З.Закиров исемендәге “Идел-йорт2020”төбәкара театр коллективларының ХХ юбилей бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләу тантанасы булып узды. Бу мәртәбәле чарада Менделеев районы Бәзәкә мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Елмай” театр коллективы да катнашты. Аяз Гыйләҗевның “Яра” спектакле өчен “Елмай” театр коллективы (җитәкчесе Г.Гомәрова) Катнашучы ДИПЛОМЫ һәм 20 меңгә сертификат; Җамал ролен башкарган актриса Фәймә Галимова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясе дипломы һәм 30 меңлек сертификат белән буләкләнде.
Алга таба да тырыш хезмәтегезнең иҗат җимешләрен күрергә язсын, уңышлар сезгә авылдашлар!
Управление культуры Менделеевского района
22.12.2020