Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

"Кышкы бизәкләр"

17 нче декабрь көнне Песәй мәдәният йортында балалар өчен "Кышкы бизәкләр" темасы астында конкурс үткәрелде. Балалар бик теләп пенопласттан ясалган чыршыларны буядылар, мамык һәм буяулар ярдәмендә басып тора торган чыршылар ясап бизәделәр, кар бөртекләре, чыршыга элеп кую өчен уенчыклар ясадылар. Әлеге шөгыльләр аларга бик ошады. Яңа ел алдының күңелле мәшәкатьләре балалар күңеленә хуш килде.