Өлкән буын спорт буенча ГТО нормалары тапшыруын яхшы хәтерли әле. Сәламәтлеккә, дөрес яшәү рәвешенә күнектергән шушы яхшы алымны китапханә хезмәткәре иҗади, белем ягыннан китап укучылар, авыл халкы арасында кулланып карарга булды. "Әдәби ГТО" үз эченә төрле биремнәр алган иде. Менә шуларның берничәсе : китап тышлыгы буенча әсәрне танырга; портреты буенча рус һәм татар язучыларының исем-фамилиясен атарга; 1 минут эчендә 10 классик язучыны санап күрсәтергә; кинофильм төшерелгән китапларны әйтергә, яттан 1 куплет шигырь сөйләргә,, китап бастырган авылдашларыбызның фамилиясен әйтергә һ.б. Авыл урамындаүткәрелгән әлеге акциядә авылдашлар теләп катнаштылар. Җаваплар төрле булды. Әмма, ГТО ның барлык биремнәрен үтәп, М.Ю.Лермонтовның “Белеет парус одинокий” шигырен яттан сөйләгән Рәмзия апа Туктаманова үзенең иң-иң булуын күрсәтте. Катнашучылар,иртәдән яхшы кәеф бүләк иткән оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, китапханәчене бәйрәм белән котладылар, матур теләкләр җиткерделәр. Ф.Башарова катнашучыларны татлы-тәмле “Самый умный” конфеты белән сыйлады, китапханә укучысы булырга чакырды, эчтәлекле, мәгънәле, кызыклы әдәбият белән очрашу һәрвакыт бәйрәм икәнен искәртте. Акция мәктәп укучылары өчен дә үткәрелде.