Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Мероприятие "Счастливое детство"

Библиотеки СДК Концерты Праздники
1 нче июнь- балаларны яклау көне. Бәйрәм көне уңаеннан, Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты мәйданчыгында мәктәп, балалар бакчасы, китапханә белән берлектә "Бәхетле балачак" дип исемләнгән бик матур чара уздырды. Кояш та балаларны бәйрәм белән котлагандай, нурларын кызганмый сибә, урамда, чын мәгънәсендә, җәй хакимлек итә. Балалар чыгышыннан торган концерт, күңелле уеннар, тәм-томнар белән чәй эчү- барысы да бәйрәм рухын арттыра төштеләр. Балаларның шат авазларын ишетүдән дә олы бәхет бармы икән?!