Новости культуры Менделеевского района
Яулык- күңел көзгесе
Песәй мәдәният йортында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Яулык- күңел көзгесе" дип исемләнгән ял сәгате уздырылды. Яулыкларның килеп чыгу тарихы белән таныштырылды, аны бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде, яулык белән бәйле җырлы-биюле уеннар да искә төшерелде. Яулыклар татар хатын-кызларын бизәп кенә калмый, аларның изге күңелле, миһербанлы икәнен дә күрсәтә. «Яулык- күңел көзгесе» дип әйтү юкка гына түгел.
Управление культуры Менделеевского района
2021-06-17 10:00