Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Яулыгым – йөз аклыгым

Татар китапханәсендә “Яулыгым – йөз аклыгым” дигән тематик кичә үткәрелде.
Шәл-яулыклар… Нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар. Аулак караңгы почмакта үзенең авыр язмышыннан күңеле тулып, яшьле күзләрен яулык очы белән сөрткән татар хатыны… Төрле кызыклы хәлләргә очраганда да кычкырып көлмичә, яулык чите белән авызын каплап, мөлаем генә елмайган татар хатыны… Бәйрәм көннәре җитсә, шушы көннәрдә бәйләр өчен генә дип саклаган яулыгын сандык төбеннән алып бәйләгән татар хатыны...
“Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр дә матур-матур яулыкларын ябып, кичәгә җыелдылар. Китапханәче Гөлназ Хафизова яулыкларның тарихны чагылдыруын, чорлар үтү белән аларның төрләнүе турында сөйләде. Ләкин бер нәрсә үзгәрешсез: татарлар элек-электән ак яулык яраткан. Чөнки ул сафлык-пакълек билгесе. Гөлсем Фардеева үзе язган “Ак яулыгым” шигырен башкалар хозурына тәкъдим итте. Катнашучылар яулык турында шигырьләр, әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңладылар. Земфира Шакирова белән бергәләп, яулык-шәлләр турында җырлар да искә төшерелде. Фәймә Вахриева яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Кичә ахырында регионара онлайн фотомарафонда катнашып, күмәк фотога төштеләр.
Кичәдә ТОС “Химик” рәисе Әлфия Талыпова да катнашты. Ул район фестивалендә катнашкан Гөлниса Евдокимовага II дәрәҗәдәге Диплом тапшырды.