To main content
Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Минем өченшушытелдә – тормыш гаме, бәхеттәме, дөнья яме

Библиотеки Встречи
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Бәзәкә мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә шул исемдәге тематик кичә үткәрелде.
Без – татарлар, туган телебез – татар теле. Күп гасырлык тарихы булган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне дә өйрәтергә мөмкинлеге булган тел. Туган тел – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз. Туган тел безгә иң кадерле мирас булып ерак гасырлардан әби-бабаларыбыз аша килеп җиткән. Бүгенге кичәдә укучылар шагыйрьләрнең Туган телгә мәдхия булган шигырьләрен укыдылар, тел һәм белем турындагы мәкальләр, әйтемнәр, табышмакларныискә төшерделәр, тел белеме буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр, тапкырлыкта ярыштылар. Китапханәче китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды, бүген сирәк кулланылучы матур яңгырашлы борынгы сүзләр һәм аларның мәгънәсе турында сөйләде. Милләтебезнең киләчәге, телебезнең дәвамчысы булган укучыларны туган телебездә аралашырга өндәде. Кичә Тукайның “Тугантел” җырын башкару белән тәмамланды.
See also
Дерево мира
3 сентября в России отмечался День солидарности в борьбе с терроризмом. Енабердинская библиотека совместно со школой вышли в этот день на природу, где провели урок толерантности «Дерево мира»
День доброты в Тойгузино
В честь этого праздника Директор Тойгузинского СДК Гайфутдинова Гульнара организовала видеопрезентацию памятников доброты
Тематическая экскурсия «Русская изба-мудрость наших предков»
В Тихоновской сельской библиотеке провели тематическую экскурсию «Русская изба-мудрость наших предков», посвященную Году национальных культур и традиций
Литературный вечер «И туган тел, и матур тел»
18 февраля Тойминская сельская библиотека совместно СДК участвовала в V международной акции «Наши истоки. Читаем фольклор»