Татар китапханәсендә 3 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары белән «Татар йолалары - язучылар иҗатында» дип исемләнгән әдәби сәгать узды (Татар теле укытучысы Л.Н. Җиһаншина)
Китапханәче Гөлназ Хафизова Г. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек», Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрләре мисалында, татар халык иҗаты, милли йолалар, гореф-гадәтләрнең тасвирлануын сөйләде. Балалар әсәрләрдән, татар фольклоры жанрлары булган: бәетләр, ышанулар, уеннар, санамышларны табып укыдылар, мәгънәсенә төшенделәр. Китапханәче балаларны язучыларның тормышы һәм иҗаты белән таныштырып, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучылар “Кәҗүл читек” әсәрен сәхнәләштерүнең видеоязмасын карадылар, татар халык уены “Йөзек салыш” уйнадылар.
Татарские обряды - в творчестве писателей
В Татарской библиотеке проведен литературный час с учащимися 4 классов 3 школы (учитель татарского языка Л. Н.Зиганшина).
Фольклорно-литературные связи всегда были и остаются актуальной в литературоведении. Народные обычаи и обряды широко описаны в творчествах татарских писателей. Взаимосвязь произведения Г. Баширова «Родная сторона - зеленая колыбель» с народным творчеством и описание благородных традиций, национальных обычаев в произведениях Г.Исхаки рассмотрели учащиеся вместе с библиотекарем. Дети нашли в произведениях отрывки, с описанием жанров татарского фольклора баиты, поверья, игры, считалки. Библиотекарь поближе познакомила детей с жизнью и творчеством писателей, сделала обзор книжной выставки. Учащиеся посмотрели видеозапись инсценировки произведения Г.Исхаки, сыграли в татарскую народную игру “Йозек салыш” .