К основному контенту
Менделеевск культурный
Афиша культуры Менделеевского района

Әни кирәк — детский утренник, посвященный к празднику 8 марта

Бесплатно СДК Праздники
Әни кирәк
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!

Әйе, әни — һәркайсыбыз өчен җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар — дөньябызның яме.

Псеевский сельский дом культуры
6 МАРТА 2024
БЕСПЛАТНО