К основному контенту
Менделеевск культурный
Афиша культуры Менделеевского района

Авыл урамында -Гает көнне таба исе чыгарабыз

Бесплатно СДК
Мөселманнарның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе — Ураза гаете. Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә торган Ураза гаетенә мөселманнар ныклап әзерлән. Матур киемнәрне киеп, ике рәкәгат «Аллага шөкер, уразаны тота алдык», — дип, Шөкер намазын укырга кирәк. Ураза — ул чын гаилә бәйрәме. Гает көнен тәмле ризыклар ашап, дога кылып, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, бәйрәм итәргә кирәк. Ураза гаетенә кадәр без фитыр, фидия сәдакәләрен биреп бетерергә тиеш.

Безнең халык гомер-гомергә ипиле-тозлы, ипиле-сулы халык. Без һәрвакыт кунакчыл, һәрвакыт бер-беребезне сыйлыбыз. Ул элек-электән шулай килгән. Ураза гаете көнне дә таба исе чыгарыгыз, тәмле-тәмле ризыклар пешерегез, гаиләгезне сыйлагыз, балаларның күңелен күрегез. Гает көннәрендә өйдә таба исе чыгару гадәте бар. «Коймак кояшка охшаган, шуңа күрә татарлар бәйрәм көннәрендә коймак пешерә». Ягъни, коймак пешерү гадәте безнең халыкка гореф-гадәтләр аша кергән. Бездә Татар Тәкәш урамнарын коймак исләрен чыгарып, урамда мичтә пешкән коймаклар белән авыл халкын сыйларбыз.

Татарско-Текашевский сельский клуб
21 АПРЕЛЯ 2023
6+
БЕСПЛАТНО