Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы быел Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында уза.
8 нче май көнне Песәй авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Тантаналы чарада Менделеевск районы контроль хисап палатасы рәисе М. Р. Ахметшина катнашты. Ул район башлыгы Искандаров Роберт Ринат улының бәйрәм котлавын тапшырды, шәхсән үзенең теләкләрең җиткерде. Шулай ук Песәй җирлеге башлыгы Мөхәммәтгалиев Вильдан Илсур улы матур котлавын ирештерде, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез белән горурлануын белдерде, балаларын югалтучы гаиләләргә сабырлык, сәламәтлек теләде.
Мәктәп укучылары әзерләгән әдәби музыкаль монтаж (укытучылары Әхмәтгәрәева Г. Г.) яуда башларын салган авылдашларыбыз белән горурлану, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына рәхмәт ирештерү белән үрелеп барды. Бәйрәм тантанасы һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.