Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Народное вдохновение

История Встречи Библиотеки
2025 елның 15 февралендә татар халкының бөек җырчысы – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның тууына 90 ел тула.
Татар музыка мәдәниятенең бер эпохасы И.Шакировка нисбәтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып торды. Легендар сәхнә остасын еш кына татар моңына маяк куючы, дип атыйлар.
12 нче февральдә Бәзәкә авылы китапханәсе укучыларын җырчыга багышлап “Халкым илһамы” дигән әдәби-музыкаль кунакханәгә җыйды. Китапханәче яраткан җырчыбызның сугыш елларына туры килгән авыр балачагы, “халык дошманы баласы” булуы аркасында олы тормышка юл салганда күргән-кичергәннәре турында сөйләде. Р.Мөхетдинова “Безнең мирас” журналының беренче санында дөнья күргән, төрле елларда вакытлы матбугат битләрендә басылган материаллар, Ф.Галимова И.Шакировның 75 яше уңаеннан басылып чыккан китаптан замандашлары язган истәлекләр белән таныштырды. Китапханә укучылары Т.Сибгатуллина, Р.Туктаманова шагыйрьләрнең җырчыга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. “Чорлар аша узып бер моң килә” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштылар.
Һәм, әлбәттә, рәхәтләнеп җыр дөньясында гизделәр. Моң патшасының “Әдрән диңгез”, “Ак калфакның табылган чагы”, “Кара урман” , үзе көй язган “Идел буе каеннары”, “Гөлмәрьям” һ.б. җырларын тыңладылар, җырчының авылдан-авылга йөреп концертлар куйган елларда Бәзәкә мәдәният йортындагы чыгышларын сагынып искә алдылар.

Народное вдохновение

15 февраля 2025 года исполняется 90 лет со дня рождения великого певца татарского народа – народного артиста РСФСР и ТАССР, лауреата Государственной премии имени Габдуллы Тукая Ильгама гильмутдиновича Шакирова.
Одна из эпох татарской музыкальной культуры принадлежит И. Шакирову. Баритон красивого тембра, исполнительское мастерство, талант в выборе произведений вдохновляли слушателей на протяжении десятилетий. Легендарного мастера сцены часто называют создателем маяка на татарскую мелодию.
12 февраля Бизяковская сельская библиотека собрала своих читателей в литературно-музыкальную гостиную “Халҡым илһамы”, посвященную певице. Библиотекарь рассказала о тяжелом детстве любимой певицы, которое пришлось на военные годы, о том, как она прошла путь во взрослую жизнь благодаря тому, что была “ребенком врага народа”. Р. Мухутдинова ознакомила с материалами первого номера журнала” Безнең Мирас", опубликованными в разные годы на страницах периодических изданий, воспоминаниями современников из книги Ф. Галимова, изданной к 75-летию И. Шакирова. Читатели библиотеки прочитали стихи поэтов т. Сибгатуллиной, р. туктамановой, посвященные певице. ” Чорлар ашып узып бер моң килә " ("сквозь времена приходит одна мелодия").
И, конечно же, с удовольствием бродили по миру песни. Слушали песни “адрен море”, “Ак калфакның табылған чагы”, “Ҡара урман”, “Волжские березы”, “гөлмәрьям” и др., С ностальгией вспоминали выступления певицы в Бизякинском Доме культуры в те годы, когда она ездила из деревни в деревню и давала концерты.