Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Сабантуйга бүләк җыелу

СДК Встречи
Татар халкының күркәм бәйрәмнәре, үзенә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре бар. Сабантуйга бүләк җыю шундыйлардан. Һәркайда гармун белән матур җырлар җырлап, милли киемнәрдән, дәртле итеп биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
23 нче һәм 24 нче май көннәрендә Песәй җирлегенә караган Әтәс, Тат.Сарсаз, Тукай, Песәй авылларында милли бәйрәмебез Сабантуйга бүләк җыелды. Песәй авылында да әлеге йолага актив хатын-кызлар, җырчы ир-атлар, балалар да кушылды Капка төбендә табын әзерләп көтеп торучы Хикматовлар гаиләсен аерым билгеләп үтәсе килә. Бүләк җыюның иң күңелле мизгеле биредә булды. Җыр-бию, уен- көлке аерым ямь өстәп, бәйрәм рухын уятты. Шундый ихлас, киң күңелле кешеләре булуы белән авылыбыз яши. Кемдер биюне үз итсә, Хамидуллин Саетнур абый ел саен яңа җыр әзерләп көтеп тора. Дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбызга матур бүләкләре, матди ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерәбез. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын иде дигән теләктә калабыз.