Вся афиша

Сабантуйга бүләк җыю

Бесплатно СДК Праздники
Кайда — бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.

Бүләкләр кичке якта, кешеләр эштән кайткач җыела. Көне алдан хәбәр ителә, йола үтәүгә ха тын-кызлар, балалар да кушыла. Татар Такаш авылында нәниләрне конфет чәчеп сөендерү гадәтен керттек.

Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. «Сабан туенда иң соңлап килгән атка», «иң яшь көрәшчегә», «авыш баганага менүчегә», «бе ренче килгән йөгерешчегә» дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне.

Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шат лык китерер, ди халкыбыз.

Где-запряженные лошадьми, где-пешие. Легковой автомобиль тоже заводится сейчас. Но везде стараются провести этот обряд с гармошкой, в национальных костюмах, с песнями и танцами в приподнятом настроении.

Подарки собираются вечером, когда люди возвращаются с работы. День объявляется заранее, к обряду присоединяются женщины и дети. В деревне Татарский Такаш мы ввели обычай радовать малышей конфетами.

Искренние, доброжелательные, любящие людей, мир, сохраняющие традиции, наши односельчане каждый год заранее готовят и ждут своих подарков. Есть и те, кто называет награду» самому позднему коню на Сабантуе«,» самому молодому борцу«,» первому, кто взобрался на наклонный столб«. Многие встречают его с восторгом, песнями, плясками, хороводами.

Наш народ говорит, что только дар искренних, искренних пожеланий, дарованный без жалости, порадует других, принесет радость и нам самим.

Татарско-Текашевский сельский клуб
2 ИЮНЯ 2024
6+
БЕСПЛАТНО