Новости культуры Менделеевского района

В Псеевском СДК состоялось открытие творческого сезона

2024-11-01 18:38 СДК Спектакли Встречи
Капка төбе, безнеңчә,
Түгел бит ул искечә,
Түгел, хәтта, Җәвитчә,
Капка төбе безнеңчә.

24 нче октябрь көнне Песәй авылы мәдәният йортында иҗат сезоны ачылуга багышланган "Капка төбе. Безнеңчә" исемле театрләштерелгән концерт - тамаша булып узды. Барлык вакыйгалар капка төбендә уен көлке, җыр, бию белән бергә үрелеп барды. Авылга кунакка кем кайткан, аерылышуның сәбәбе нидә, күршеләргә нәрсә җитми дигән сорауларга җавапны тамашачылар нәкъ менә биредә таптылар.
Сәхнә ветераннары Сәетнур Хәмидуллин, Рәйсә Тимергалиева, Расим Камалетдинов, шулай ук Рашат Хузиахметов, Айрат Шәйхетдинов, Наил Тимербаев, Данияр һәм Карина Кабировлар, Лилия Галимова, Нәзирә Мөхәммәтҗанова, Гөлия Хәсәнҗанова, Розалия Яраханова, Гөлнара, Эльвира Тимергалиевалар, Әлфия, Рафаэль Кабировлар, Фирдәвес Рәхмәтуллиналарның чыгышларын тамашачы бик җылы кабул итте. Җитәкчеләребез Фәрхетдинова Р. С. Мөхәммәтгалиев В.И. тарафыннан ирешкән югары бәя - артистларга иң зур бүләк.
Китапханәче тарафыннан күргәзмә әзерләнде, концерт - тамаша башланганчы, уеннар оештырыл

24 октября в Псеевском сельском Доме культуры состоится открытие творческого сезона "Капка төбе. Безнеңчә". Все события сопровождались смехом, песнями, танцами. Именно здесь зрители нашли ответы на вопросы о том, кто приехал в деревню в гости, в чем причина развода, чего не хватает соседям.