Новости культуры Менделеевского района

Апушка бәйрәм – йөрәккә бәйрәм!

СДК Встречи
Апушка бәйрәм – йөрәккә бәйрәм!

✅Сәйтәк авылы клубында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Апушның балачагы»дип исемләнгән зур бәйрәм үтте. Бу көн чын мәгънәсендә милли рух, балачак шатлыгы һәм Тукайның мәңге яңгыраган шигырь юллары белән сугарылды.

✅Бәйрәмне без Карга боткасына бару белән башладык. Иске йоланы кабатлап, кошларга боткадан өлеш чыгардык, язны каршыладык, табигатькә рәхмәт белдердек.

Аннары клубта чын бәйрәм кайнады:

🎵 «Ак калач» җырлы уен белән Апушны туган көне белән котладык.
🎭 Җәза бирешле уеннар уйнадык – көлке дә, хәтер дә, тапкырлык та сыналды.
📖 Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.
🦋 «Бала белән кубәләк» шигырен искә төшереп, һәр бала үз кулы белән күбәләк ясады – алсу, зәңгәр, сары кубәләкләр күктә очты диярсең.
🥚 Күкәй тәгәрәтеп уйнадык – борынгы көннәрдән килгән тавышлы-кыңгыраулы уен.

😍Бәйрәмнең иң татлы мизгеле: балаларны карга боткасы белән сыйлау булды. Һәр кашыкта – әбиләрнең онытылмас тәме, балачакның истәлеге, җылылык.

Ә бәйрәмебезне күмәк «Туган тел» җырын тыңлап тәмамланды. Кем тыңлады, кем кушылып җырлады – бу безнең балачак моңы,йөрәккә сеңгән моң.

🎶Апушка зур бәйрәм ясадык. Ә үзебезгә – илһам, шатлык һәм тагын да зуррак мәхәббәт бүләк иттек.

Тукай – безнең йөрәкләрдә, Тукай яши! 💚

Бәйрәм Бәзәкә Мәдәният йорты һәм Бәзәкә мәктәбе белән бергә уздырылды
2026-04-21 20:41