Новости культуры Менделеевского района

Сокровища татарской культуры

Библиотеки Встречи История
Татар мәдәнияте хәзинәләре

Татар китапханәсендә, “Менделеев токымнары” химик-технологик лицееның 3 “Б” сыйныфы укучылары белән мәдәни сәгать үткәрелде.(Укытучылары Әхмәдиева А.И.)
Катнашучылар Татарстан Республикасы символлары, тарихи сәхифәләр белән танышты. Казан атамасы, Сөембикә манарасы, Кабан күле, татарның милли ризыгы чәк-чәк турында легендаларны бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Ахырда, тема буенча әзерләнгән китаплар, татар халкының киемнәре белән танышкач, тәмле чәк-чәк белән сыйландылар.

В Татарской библиотеке состоялся урок культуры с учащимися 3 “Б” класса химико-технологического лицея “Потомки Менделеева” (Учительница Ахмадеева А.И.)
Участники ознакомились с символами Республики Татарстан, историческими страницами. С интересом слушали легенды о Казани, башне Сююмбике, озере Кабан, национальном татарском блюде чак-чаке, задавали вопросы. В конце, ознакомившись с книгами по теме, костюмами татарского народа, угостились вкусным чак-чаком.
2025-03-15 17:11