13 февраль конне Песэй авылы мэдэният йортында китапханә белэн берлектэ бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Без-Җәлил оныклары” дигән әдәби чара узды. Әлеге чараның максаты балаларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары, Җәлилчеләр белән таныштыру, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар бөек шагыйрьнең тормыш юлы турында презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр, " Сәгать", "Җырларым" җырларын тыңладылар. Хәзерге вакытта Ватаныбызның патриот гражданинын тәрбияләү бик мөһим. Безнең балалар үз геройларын – үз тормышларын геройларча бирүчеләрне, батырлык һәм каһарманлык күрсәтергә омтылучыларны белергә тиеш!