Новости культуры Менделеевского района

Җиңү мае

СДК
8 нче май көнне Песәй авылында "Җиңү мае" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм кичәсендә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашуы аеруча мөһим булды. Аларга изге теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады, җыр тәлгәшләрен үзешчән артистларыбыз Хамидуллин Сәетнур, Тимергалиева Рәйсә, Шайхутдинов Айрат һәм балалар юллады.
Тәмле солдат боткасы белән сыйланып, өстәл артында якты хатирәләрне барлап, күңелле аралашып, бәйрәм кичәсе дәвам итте.
Авыл халкы бәйрәмнән канәгать калып, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2026-05-08 20:37