Менделеевск культурный
Новости культуры Менделеевского района

Воспоминания о войне

Библиотеки Встречи История
Китап хәтерендә сугыш мизгелләре

Һәр елны март аеның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелә. Төп максат булып укуны популярлаштыру, әдәбиятка игътибар җәлеп итү һәм төрле яшьтәге кешеләрдә сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү тора. Шулай ук бу көн китап сөючеләрне берләштерә, әсәрләрне бергәләп укырга һәм фикер алышырга рухландыра, тере аралашу һәм тәэсирләр алмашу өчен киңлек тудыра.
Бәзәкә авылы китапханәсендә бу көнне өлкәннәр өчен әдәби уку сәгате оештырылды. Китапханәче кунакларга бу инициативаның килеп чыгышы һәм мондый чараларның әһәмияте турында сөйләде. Ватанны саклаучылар елы уңаеннан әзерләнгән “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре саклана” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды, журналист һәм язучы Н.Таҗиның “Соңгы фронтовик” китабыннан Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кыз язмышын сүрәтләгән хикәясен укыды. Уку соңында катнашучылар үз тәэсирләре һәм хәтирәләре белән уртаклаштылар.

Ежегодно в первую среду марта отмечается Всемирный день чтения вслух. Основной целью является популяризация чтения, привлечение внимания к литературе и развитие навыков художественного чтения у людей всех возрастов. Также этот день объединяет читателей, вдохновляет на совместное чтение и обсуждение произведений, создает пространство для живого общения и обмена впечатлениями.
В Бизякинской сельской библиотеке в этот день был организован литературный час для взрослых. Библиотекарь рассказала гостям о происхождении этой инициативы и значении подобных мероприятий. Ознакомил с литературой на книжной полке “в книжной памяти хранятся военные мгновения”, подготовленной к году защитника Отечества, прочитал рассказ журналиста и писателя Н.Тажи из книги “Последний фронтовик”, описывающий судьбу женщины в годы Великой Отечественной войны. В конце чтения участники поделились своими впечатлениями и воспоминаниями.