Новости культуры Менделеевского района
Кәрәзле телефонның туган көне
СДК
Встречи
3 апрель-кәрәзле телефонның туган көне! Безнең күбебез хәзерге заманда телефоннан башка үз тормышларын күз алдына китерә алмый.
Шул уңайдан Песәй авылы мәдәният йортында балалар белән «Кәрәзле телефонның туган көне» дигән мавыктыргыч тематик әңгәмә үткәрелде.
Чара барышында балалар кәрәзле телефоннар тарихы буенча сәяхәткә юл тотып, телефонның беренче моделе, аның хәзерге төрләре, зыяны турында белемнәрен баеттылар. Чара "Ватык телефон" уены белән бик күңелле тәмамланды.
2026-04-06 17:26