БАВЫРСАК Баурса́к, борсо́к, бавырса́к, борцо́к (каз. бауырсақ, башк. бауырһаҡ, бур. боорсог, калм. боорцок, каракалп. bawi'rsaq, кирг. боорсок, монг. боорцог, ног. бавырсак, тат. бавырсак, тув. боорзак, тадж. буғурсоқ,орзуқ,узб. boʻgʻirsoq, бўғирсоқ, уйг. боғу(р)сак) – төче яки әче камырдан шарчыклар рәвешендә әзерләнеп, кайнап торган майда пешерелә торган ризык.
Бавырсак - татар, алтай, нугай, хакас, башкорт, бурят, дон казаклары, казах, калмык, кыргыз, монгол, таҗик, тувин, төркмән, үзбәк, кумык һәм уйгыр халыкларының традицион кухнясы ризыгы.
Бавырсак бәйрәм табынының мәҗбүри атрибуты булып тора, башкортларның һәм башка халыкларның туй йолаларында мөһим роль уйный. Татар туйларында бүләк итеп бавырсак яки чәк-чәк алып килү йоласы хәзер дә бар. Үзбәк аш-суында бавырсак ритуал ризык булып санала. Төркмәннәрдә ул пышме дип атала һәм ромб формасында әзерләнә. Төрекләрдә ул локма дип атала.
Казакъчадан "баурмасу", "баурласуга", "баур" сүзләреннән килеп чыккан атама берләшүгә, туганлыкка омтылу дигәнне аңлата. Бавырсак төрки халыкларда традицион икмәкнең бер төре булып, майда кыздырылган квадрат яки түгәрәк шарчыклар формасында була. Камыр составы, рецепт нинди халыкныкы булуына бәйле рәвештә, аерылырга мөмкин. Бавырсакны төче яки әче камырдан әзерлиләр. Эремчектән әзерләү очраклары да бар. Бавырсак чәй янына, көндәлек ризык буларак яки бәйрәм ризыгы буларак та куела. Шулай ук, ул төрле баллы сироплар белән дә бирелә ала.
Бу ризыкның барлыкка килү тарихы төрки халыкларның күчмә тормыш рәвеше белән бәйле. Катлаулы күчеп йөрү шартларында, икмәк әзерләү тиз һәм җиңел булырга тиеш булган. Бавырсак борынгыдан кояш һәм бәхет символы санала. Шуңа күрә аның белән иң кадерле һәм игелекле кунакларны сыйлыйлар.
Бавырсак - татар халкының милли ризыгы. Аны табынга өстенә шикәр оны сибеп биргәннәр. Кайвакыт бавырсак камырга туралган бавыр катнаштырып әзерләнә. Мишәрләрдә бавырсак, башлыча, «янгелдек» («цигелдек») дип аталган квадрат яисә ромб рәвешендәге печенье буларак мәгълүм. Бавырсак яхшы саклана, шуңа күрә аны элек сәфәргә чыкканда юл азыгы итеп алганнар. Кайбер төбәкләрдә
чәк-чәк дип йөртелә. Ул шарчыкларны сыек бал белән укмаштырып әзерләнә. Халык йолаларында бавырсак үзенчәлекле муллык символы булып тора. Элек кияү белән кәләш өстенә бавырсак сипкәннәр, аның белән кәләш каршылаучыларны сыйлаганнар; мишәрләрдә язгы «чеп-чеп» йоласы вакытында бавырсакны балаларга өләшкәннәр.
Бавырсаклар төрле формада: өчпочмаклы, дүртпочмаклы, овал, шар формасында әзерләнә. Тәме һәм сыйфаты белән дә аерылып торган бавырсаклар була.
Ши бавырсак Сөттән һәм йомыркадан әзерләнгән камырны сузганнар, вак итеп кискәннәр һәм күп күләмдәге майда кыздырганнар. Мондый бавырсакларның тәме конфет тәменә охшаган. Алар ватылып, уалып торучан була.
Бавырсак туш Мондый бавырсакны бәйрәмнәргә әзерләгәннәр. Камырны сөт, май, шикәр һәм йомыркадан ясаганнар, вак кисәкләргә кисеп, майда кыздырганнар. Шуннан соң, алдан майланган формага салып, бал һәм кишмиш өстәп, суытып, кискәннәр.
Әче бавырсак Аны әче камырга йомырка өстәп әзерләгәннәр. Камырны йомшак итеп басып, эрерәк кискәннәр, мул майда кыздырганнар.
Бавырсак-бармак Камыры һәм пешерү тәртибе Ши-баурсак кебек үк, тик формасы 4-5 см озынлыкта һәм бер якка бөгелгән була (бөгелгән бармакны хәтерләтә).
Яссы бавырсак Ши бавырсак кебек үк әзерләгәннәр, тик аны сузмаганнар, ә җәеп, 2х3 см зурлыкта кисеп, кыздырганнар.
Юл бавырсагы Юлда әзер камырдан әзерләгәннәр. Аны җәеп, кисәкләргә тураганнар һәм майда кыздырганнар.
Үрелгән бавырсак Әзер камырны үреп, кыздырганнар. Өстенә бал,шикәр комы сибеп, алма һәм җиләк-җимеш белән бергә бирәләр.
Хәзерге заманда, бавырсакны казанда, табада яки фритюрда әзерлиләр. Төрки халыкларда традицион бәйрәмнәрнең берсе дә диярлек бу тәмле ризыктан башка үтми.
- 2014 елның 7 сентябрендә Алма-ата шәһәрендә, Әниләр көнен бәйрәм итү барышында, Гиннесс китабында рекорд теркәлгән: 856 килограммлы бавырсак пешерелгән. Чара каенаналар һәм киленнәр командалары арасында кулинар көрәш формасында узган. Көрәштә җиде пар катнашкан.
- Бавырсакның иң зур - авырлыгы 305 килограмм булган порциясе, 2015 елның 7 июнендә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә әзерләнгән.
- Диаметры 120 сантиметр булган иң зур баурсак хөкем ителүчеләр һәм Караганда өлкәсендәге АК-159/20 минималь куркынычсызлык учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән.
Менә шундый бавырсаклар да бар!
Хан һәм бавырсак легендасы. Искәндәр ханның мөгезләре булган ди. Бу хакта аның чәчен кырган кешеләрдән башка беркем дә белми икән. Хан аларны, чәчен кыргач, исән — сау чыгармаган - җәзалап үтергән ди. Ханның чәчләрен кырырга бер карчыкның улына чират җиткән. Карчык, улына, үз сөтен кушып, майда пешерелгән бавырсаклар биреп җибәргән һәм аларны ханның чәчен кырганда ашарга кушкан. Менә, егет хан янына килгән һәм аның чәчен кыра башлаган, шул арада үзе бавырсак ашый ди. Хан моны күреп, нәрсә ашаганын сорап, үзенә дә бирергә кушкан. Егет ханга да биргән. Искәндәр ханга бавырсак бик ошаган. Егет ханга бавырсакның ничек пешерелгәнен сөйләгәч, Искәндәр хан егетне сөт кардәшем дип атаган һәм аны җәзаламаган икән. Шулай итеп, карчыкның улы исән калган ди.